16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
16 гыйнвар 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде. 2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак 2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда социаль...
-
Инженер-механиклар белемнәрен күтәрәләр
Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, күмәк хуҗалыклардагы инженер-механиклар үзләренең белемнәрен күтәрергә булганнар. Биш хуҗалык : "Шахтер", "Ленин", "Тукай", "Уңыш" һәм "Таң" белгечләре Казан Дәүләт аграр университеты базасында белем ала. Махсус курслар 15 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр дәвам итә.
-
Урыны белән кар, томан көтелә
16 гыйнварда Әтнәдә болытлы һава көтелә. Урыны белән кар, томан. Җилнең тизлеге - 3 м/с , Һава температурасы - 5 градус, аяз вакытта -9˚; дымлылык -90%. Юлларда бозлавык саклана, машина йөртүчеләр тизлекне арттырмасагыз яхшы . https://www.google.ru/search?q=16+января+погода&oq=16+января+погода&aqs=chrome..69i57j0l5.9629j0j7&sourceid=chrome&ie=UTF-8&dlnr=1&sei=sdNcWor